send link to app

Милли радио Китап app for iPhone and iPad


4.6 ( 2896 ratings )
Music
Developer: Neti Services
Free
Current version: 1.0.6, last update: 1 year ago
First release : 29 Apr 2020
App size: 29.86 Mb

“Китап” радиосы мобиль кушымталар, Интернет сайт һәм Казанда 98,6 FM ешлыгына көйләнгән радиоалгычлар аша тәүлек әйләнәсе җырлап һәм сөйләп торучы Mилли радио.

Радиобызның төп үзенчәлеге – халкыбыз арасында бүген яратып укылган, шулай ук татар әдәбияты классикасына әверелгән матур әдәбиятны күренекле театр артистлары, дикторлар башкаруында тыңлаучыга җиткерү.

Без моңарчы билгеле татар телле радиолар гаиләсен тулыландырып, үзенчәлекле әдәби-музыкаль формат аша, милләткә, татар сәнгатенә хезмәт итәбез. “Китап” дулкыннарында халыкка якын, һәр бәйрәмдә, һәр табында еш яңгырый торган милли моңнар урын алган. Бу – һәр кешегә балачактан таныш, башлыча ретро яңгыраштагы халык көйләре, халыкчан моңнар, Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Зәйнәб Фәрхетдинова, Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи кебек исемнәре тарихта булган милләт йолдызлары белән беррәттән, бүгенге сәхнәнең сәләтле вәкилләре башкаруында яңа, заманча яңгырашта тыңлаучы күңеленә юллана.

Матур әдәбият һәм милли моңнар дәрьясына рәхим итегез!